Әниләрне берүк рәнҗетмәгез, Әрнетмәгез сәбәп тапмагыз Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен Күз карагыз кебек саклагыз! Беребез дә мәңгелеккә килми Аларның да җаны бер тынар Әниләрне берүк рәнҗетмәгез Тапшырмагыз картлар йортына! Беркайчан да җылы,нурлы булмас Әни артык булган йортыгыз! Әниләргә авыр сүз әйтмәгез Ана каргышыннан куркыгыз! Аналарны берүк елатмагыз Күз яшьләре сезгә төшмәсен Әниләрнең әче күз яшьләре Ләгънәт булып төшсә нишләрсез? Йөрәк-җимешем дип әниләр кичерә Ходай гына бер дә кичермәс. Әниләрнең хәер догасыннан башка Авыр юллар җиңел кичелмәс Минем әни,диеп җан атыгыз Газиз әнкәем,дип яныгыз! Әнкәйләрне берүк рәнҗетмәгез Эчегездә булса җаныгыз. Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез Күтәрелмәсә иде кулыгыз Сездән әнә гыйбрәт алып тора Яныгызда кыз һәм улыгыз. Әти-әниләрне бурүк онытмагыз Әгәр сез кеше икәнсез Онытсагыз,гөнаһларга батып Бик укенеп гомер итәрсез! Нәни кулларыгыз белән тотып Күкрәк сөтен аның имгәнсез Әннә,әннә диеп телегез ачылган Үстер мине,әнием дигәнсез. Мәрхәмәтле булсагызчы әниләргә Сезне баккан газиз анагыз Ана кадерен аңлый белмәсәгез Ятимнәрдән сорап карагыз! Ф.Яруллин

Теги:

Теги других блогов: