Беләм дә бит, өйнең буш икәнен,
Тик барыбер шунда ашыгам.
Элеккедәй әни көтә төсле,
Әниле йортымны сагынам.
Өметләнеп карыйм тәрзәләргә
Әни күрер дип минем кайтканны.
Әз генә дә селкенми пәрдәләр
Йортка керәм ачып капканы.
Әнинең эзләре югалганнар
Сукмакларны үлән каплагач.
Исәнмесез, - дип кычкырдым әрнеп
Бер кеше дә каршы чыкмагач.
Җилгә өзелеп яфрак кына төште
Учларыма сәламләп мине.
Ничек күнегергә бу тынлыкка,
Ничек түзим күрми әнине.
Күз яшемне тыеп өйгә керәм
Бозмаска тырышып тынлыкны.
Яралы йөрәккәем сызлана
Күтәрәлми әни юклыкны.
Идән такталары баскан саен
Шыгырдыйлар мине юатып.
Басалмыйм шул инде әрнүемне
Газиз әниемне югалтып.
Шәүлә булып күренсәң дә, әни
Беразга тынычланыр идем.
Мин бит сине гомерем буена
Күреп яшәрмен дип уйладым.
Син бит, әни барыбыздан ныграк
Бу тормышны ярата идең.
Рухың да гел күтәренке булды,
Ходай бирсә, яшим әле дидең.
Нигә яшердең сүнеп баруыңны,
Җаның әрнесә дә елмайдың?
Каян көчләр табып без киткәндә
Яран арасыннан карадың?
Сорауларым очып еракларга
Яңгыравыклар булып кайталар.
Йортта искән җилләргә кушылып
Сагышны әзерәк тараталар.
Нурия Т.